Чәршәмбе, 11 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +2 градустан -2 градуска кадәр булачак, көндез термометрның терекөмеш баганасы +1…+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Шоферларга һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча сак булырга кирәк.
Нет комментариев