Татарстанның Биектау районында яшәүче 18 яшьлек егетне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм кеше үлеменә китерүдә гаепле дип тапканнар. Ул мопед белән барган вакытта юл һәлакәтенә юлыга, нәтиҗәдә 17 яшьлек кызның гомере өзелә.
Фаҗига 2026 елның 20 маенда Биектау бистәсенең Сосновая урамында булган. Егет Vento Grace мопеды белән идарә иткән, әмма аның машина йөртү таныклыгы да, транспорт чарасының дәүләт номеры да булмаган. Пассажир урынында 17 яшьлек кыз утырган.
Хәрәкәт вакытында егет каршы як полосага чыккан һәм бордюрга бәрелгән. Шуннан соң мопед әйләнеп капланган. Алган җәрәхәтләрдән кыз шул ук көнне Биектау үзәк район хастаханәсендә вафат булган.
Судта егет гаебен таныган һәм кылган гамәленә үкенүен белдергән. Аңа ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Сынау срогы да ике ел тәшкил итә.
Моннан тыш, егеткә ике ел ярым дәвамында транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамаячак.
Нет комментариев