Сталин автомобиле, гасырлык элеватор һәм Кытай белән элемтә: Тукай районының юбилей күргәзмәсе
Яңалыклар

Сталин автомобиле, гасырлык элеватор һәм Кытай белән элемтә: Тукай районының юбилей күргәзмәсе

Тукай районының 50 еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында «Энергетик» Мәдәният сараенда зур күргәзмә оештырылды. Анда районның тарихи мирасы, җитештерү тармагы, транспорт-логистика мөмкинлекләре һәм мәдәни казанышлары тәкъдим ителде. Экспозиция белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та танышты.

 

Сирәк автомобильләрдән балалар мотоциклына кадәр

«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда хәрби техника үрнәкләреннән алып балалар өчен спорт мотоциклларына кадәр төрле экспонатлар урын алды. Күргәзмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Нәҗмиев карады.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Кунакларның игътибарын Бөек Ватан сугышы чорындагы сирәк техника үрнәкләрен торгызу белән шөгыльләнүче эшмәкәр Янек Маргарян экспозициясе аеруча җәлеп итте. Биредә Сталинның яраткан автомобильләренең берсе тәкъдим ителде. Машинаның шул чордан сакланып калган совет техник паспорты да бар. Анда автомобильне карап тоту өчен җаваплы маршал турындагы мәгълүматлар теркәлгән.

Спорт техникасын Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан сигез трассалы «Наиком Арена» тәкъдим итте. Күргәзмәдә төрле яшьтәге балалар өчен мотоцикллар күрсәтелде. Алар арасында дүрт-биш яшьлек сабыйлар өчен махсус эшләнгән «Yamaha» мотоциклы да бар.

«Иң кечкенә балалар да биредә мотоциклда йөрергә өйрәнә. Кайберләре әле аягында да яхшылап йөрмәгән була», – дип сөйләде «Наиком Арена» вәкиле.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Ул район җитәкчелегенә проектны тормышка ашыру өчен мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, өч ел рәттән биредә мотокросс буенча Россия чемпионатының финал ярышлары үткәрелгән. 2023 елда «Ефәк юлы» халыкара ярышы да оештырылган. Хәзерге вакытта коллектив халык арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны дәвам итә.

Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында да көтеп алдылар. Аның җитәкчесе, волонтер Рөстәм Гатин килгән кешеләрне махсус әзерләнгән ботка һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Районның икътисади мөмкинлекләре һәм рекордлары

Күргәзмәнең икенче өлеше «Энергетик» Мәдәният сараеның «Мәрмәр зал»ында дәвам итте. Биредә республика дәрәҗәсендәге эре предприятиеләр үз эшчәнлекләре һәм казанышлары белән таныштырды. Алар арасында Россия тимер юллары, «Бегишево» аэропорты, «Гигант» җәмгыяте, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Яр Чаллы элеваторы бар иде.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

«Бегишево» аэропорты вәкиле билгеләп үткәнчә, аларның хезмәтләре Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә генә түгел, Тукай районына да кагыла. Кама аръягының сәнәгать үзәге буларак үсүен исәпкә алып, аэропорт төзелеше 1970 елда башланган. Башта озынлыгы 1,6 мең метр булган очу-утыру полосасы төзелгән, ә 1972 елда даими авиарейслар ачылган.

Куйбышев тимер юлы вәкилләре быел Идел-Кама төбәгенең йөк төяү күләме буенча ике тапкыр рекорд куюын хәбәр итте. 2026 елның 1 апрелендә бу күрсәткеч 80,040 мең тоннага җиткән. Ә 1 ноябрьдә яңа рекорд теркәлгән – 85,332 мең тонна. Бу апрель күрсәткеченнән 5,292 мең тоннага күбрәк.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Тимер юлның Идел-Кама төбәге өчен мөһим булган инфраструктура объектлары урнашкан Круглое Поле поселогы Тукай районы территориясендә урнашкан. Биредә шулай ук Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексы эшли. Ул Россия белән Кытай арасындагы транспорт элемтәләрен тәэмин итүче мөһим үзәкләрнең берсе булып тора һәм «Төньяк – Көньяк» мультимодаль транспорт коридоры составына керә.

Авыл хуҗалыгы: икмәк, сөт һәм ашлык

Күргәзмәдә Сәйдәшев исемендәге җитештерү кооперативы да үз продукциясен тәкъдим итте. 1989 елдан бирле эшләүче хуҗалык турында аның җитәкче урынбасары Тимур Сафин сөйләде.

Предприятиенең директоры, Тимурның әтисе Марат Тәлгать улы Сафин кичә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Безнең үз икмәк пешерү цехы бар. Якын-тирә авылларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә икмәк китерәбез», – дип сөйләде Тимур Сафин, кунакларга икмәк-күмәч ризыкларын күрсәтеп.

Янында «Гигант» совхозы да үз продукциясен тәкъдим итте. Предприятие 1972 елда Чаллы шәһәрен һәм Тукай районын азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан оештырылган. Бүген биредә 80 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 80 мең сум тәшкил итә. Хуҗалык терлекчелек, игенчелек һәм орлык җитештерү белән шөгыльләнә.

Быел предприятие 5,7 мең тонна ашлык җыйган. Хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны – 1,7 мең баш, шуларның 500е – савым сыерлары. Көн саен сигез тоннага якын сөт җитештерелә. Аны «Челны-Холод» компаниясе эшкәртеп, район һәм шәһәр халкына сөт продукциясе тәкъдим итә.

Марат Әхмәтов предприятие вәкилен игътибар белән тыңлады, шул арада банкага салынган көзге культура орлыгы белән дә танышты.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Яр Чаллы элеваторы экспозициясендә ашлык һәм орлык үрнәкләре күрсәтелде. Чаллы пристане янындагы элеватор төзелеше 1914 елда башланган, ә өч елдан соң ул файдалануга тапшырылган. Ул вакытта ике миллион пот ашлык сыйдырышлы элеватор Россиядә күләме буенча өченче урында торган. Шулай итеп, предприятиенең тарихы бер гасырдан артык вакытны үз эченә ала.

Соңгы елларда элеваторда берничә тапкыр яңарту эшләре башкарылган. Хәзер аның ашлык саклау сыйдырышлыгы 120 мең тоннага җитә. Предприятиедә заманча җиһазлар урнаштырылган.

«Киләчәктә дә җитештерү куәтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк модернизация эшләре планлаштырылган», – дип хәбәр итте «Агросила» АҖнең Яр Чаллы элеваторы эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Руслан Шахматов.

Районның мәдәни мирасы да игътибар үзәгендә

Күргәзмәнең мәдәни өлешендә «Тере легендалар» дип исемләнгән тарихи фотосурәтләр экспозициясе һәм Габдулла Тукайга багышланган махсус бүлек тәкъдим ителде.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты, күренекле җырчы Илһам Шакировның тормыш юлына багышланган экспозиция дә кунакларның игътибарын җәлеп итте. Аның шәхси архивыннан сәхнә костюмын һәм ял иткәндә утырган креслосын алып килгәннәр. Шулай ук Тукай районының Салих-Тукай авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның сәхнә киеме дә күрсәтелде.

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Гармунчы-виртуоз Назир Гыймаҗетдинов үзенең 45кә якын гармуннан торган шәхси коллекциясен тәкъдим итте. Ул хатыны Дилбәр Гыймаҗетдинова белән бергә Марат Әхмәтовка уен коралларының тарихы турында сөйләде. Аннары гармунчы кунак өчен татар халык җырын башкарды. Коллекциядәге иң борынгы баянга 60 елдан артык икән. Аны Назирга бер яше тулганда әтисе бүләк иткән булган. Музыкант әлеге уен коралын бүгенгә кадәр кадерләп саклый.

Назир һәм Дилбә Алабугада танышкан, шунда гаилә корган. Соңрак алар Тукай районының Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында эшли башлаган. Үзләре әйтүенчә, бирегә алар хезмәт куярга килгәннәр һәм районда төпләнеп калганнар. Дилбәр Гыймаҗетдинова сөйләвенчә, тормыш иптәше курайлар да ясый. 2016 елда алар курайчылар ансамбле оештырган. 2019–2020 елларда исә үз шәкертләре белән Мәскәүдә узган халыкара конкурста чыгыш ясаганнар.

«Тукай районы – безнең туган җиребез. Без биредә яшибез, эшлибез. Аның чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – дип уртаклашты Дилбәр ханым.


Нет комментариев