Круглое Поле юл дистанциясе (ПЧ-28) үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарада Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге, җирле хакимият вәкилләре, предприятие хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары катнашты.
Дүрт дистә еллык тарих һәм хезмәт традицияләре
Юл дистанциясенә 1986 елда нигез салына. Ул вакытта Куйбышев тимер юлы начальнигы Эдуард Сергеевич Поддавашкин боерыгы белән яңа структур бүлекчә оештырыла. Шуннан бирле предприятие Идел-Кама төбәгендә тимер юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм аның тотрыклы эшләвенә зур өлеш кертә.

Юбилей тантанасында элеккеге җитәкчеләрнең чыгышлары аеруча җылы мохит тудырды. Алар хезмәт елларын искә алып, бүгенге коллективка изге теләкләрен җиткерде.
«40 еллык юбилей белән чын күңелдән котлыйм! Иң мөһиме — дистанциядә һәрвакыт иминлек саклансын, аварияләр булмасын, җитешсезлекләр мөмкин кадәр азрак очрасын. Мин бирегә җитәкче булып декабрь аенда килдем. Бу ай очраклы гына сайланмаган булган дип хәзер дә уйлыйм: ул вакытта кар шулкадәр күп иде ки, рельслардан башка берни күренми иде», — дип искә алды Сергей Алексеевич Крупа. Аның сүзләре залда елмаю уятты.
Михаил Мироненков, 1998 елда дистанция җитәкчесе булып билгеләнгән чорны искә алып, хезмәттәшләре белән кабат очрашуына шат булуын белдерде.
«Күрәм, барысы да таныш йөзләр! Сезне исән-сау килеш күрүемә бик шатмын. 1998 елда миңа юл дистанциясен яңадан торгызырга туры килде. Ул вакытта югары белемле белгечләрдән нибары берничә кеше калган иде, башкаларын укытырга кирәк булды», — диде ул.
Ә 2011 елдан җитәкче булып эшләгән Андрей Рябов үзенең хезмәт юлын юл монтеры булып башлавын искә төшерде. Ул яшь белгечләр өчен Крупа һәм Мироненковның үрнәк булуын билгеләп үтте. Аның җитәкчелегендә агач шпалаларны тимер-бетонга алыштыру буенча зур күләмле эшләр башкарылган.
Укучыдан юл остасына кадәр: хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды
Юбилей чарасында тармак ветераннарына аерым хөрмәт күрсәтелде, ә алдынгы хезмәткәрләр ведомство һәм район бүләкләренә лаек булды.

Дүртенче берләштерелгән бригаданың юл остасы Артем Аташьян предприятиегә 1999 елда укучы-монтер булып килгән. Соңрак Самара тимер юл институтында белем алган, бригадирдан юл остасына кадәр хезмәт юлы узган.
«Эшемне яратмасам, күптән киткән булыр идем. Миңа һөнәрем дә, тимер юл хәрәкәте дә бик ошый! Безнең дистанция дә шактый киңәйде. Хезмәттәшләремә уңышлар, нык сәламәтлек һәм рух ныклыгы телим. Күпме эшләсәң, шулкадәр күбрәк өйрәнәсең, яңа нәрсәләр белән танышасың», — дип уртаклашты ул.
Ә юл монтеры Руслан Хөснетдинов, 2011 елдан бирле хезмәт куюын билгеләп, һөнәренең җиңел булмавын әйтте.
«Эшебез җиңелләрдән түгел, шуңа күрә көчле рухлы, үз-үзеңә ышанган булырга һәм һәрвакыт алга омтылырга кирәк. Без юлларны ремонтлыйбыз, шпалаларны, стрелкаларны алыштырабыз — кыскасы, төп эшләрнең барысын да башкарабыз. Юбилей уңаеннан шундый бүләк алу аеруча күңелле. Ә һөнәремне, беренче чиратта, дус һәм тату коллективыбыз өчен яратам. Бездә һәркем сабыр, бер-берсен аңлый һәм ярдәм итәргә әзер. Бу һөнәрне сайлаучылар үкенмәс, безнең сафларга кушылыгыз!» — диде ул.
Нет комментариев