Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районы оешуның 50 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Юбилей тантанасына күпсанлы мәртәбәле кунаклар, ветераннарны һәм төбәк халкы җыелган иде.
Тарих, тыгыз бәйләнеш һәм рәхмәт сүзләре
Йөзләгән райондашлар катнашкан бу чара аеруча җылы һәм дулкынландыргыч мохиттә үтте. Зал тулы тамашачы аерым бер хис белән бәйрәм башлануын көтте. Район башлыгы Камил Нәҗмиев үзенең чыгышында барлык җыелган халыкны олы юбилей белән котлады, төбәк халкына иминлек, яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете һәм туган районның алга таба да чәчәк атуын теләде.

Аннары исә балалар хоры белән танылган җырчы, Биклән авылы кызы Илзирә Ибраһимова Тукай районы гимнын башкарды. Бу мизгелдә бөтен зал, бердәмлек билгесе буларак, аягүрә басты һәм гимнны бергә җырлады.
Тантанада катнашкан югары дәрәҗәле кунаклар да районның республика үсешендәге бәяләп бетергесез ролен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район тарихына тукталды: «Моннан 50 ел элек район шәһәр белән, КАМАЗ белән игезәк балалар кебек үсеш башлап җибәргән иде. Бүген Тукай районы ярты миллион халкы булган шәһәрне ризыклы итә», — дип ассызыклады ул.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исә автокала белән район арасындагы тыгыз бәйләнешне дусларча шаярту аша җиткерде: «Мин еш кына шаяртып әйтәм: иртән торгач, «КАМАЗ» хезмәткәре яки шәһәрдә яшәүче кеше «КАМАЗ» баллоны ашамаячак. Аңа икмәк, май, сөт кирәк. Ә безнең автокаланы яңа, тәмле һәм экологик яктан чиста продукция белән нәкъ менә сез тәэмин итәсез», – дип, Наил Мәһдиев районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен белдерде.
Фидакарь хезмәт ияләре — дәүләт бүләкләрендә
Чыгышлардан соң тантананың иң дулкынландыргыч өлеше — бүләкләү чарасы узды. Район һәм Татарстан алдындагы зур казанышлары өчен алдынгы райондашларыбызга олы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бәйрәм концерты искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кичәне алып баручылар Гөлназ Зарипова белән Алмаз Гәрәев тамашачыларны Тукай районының данлы тарихы һәм аның фидакарь кешеләре белән таныштырып бардылар.
Сәхнәдә тәкъдим ителгән һәр номер тамашачы күңелендә тирән эз калдырды. Залда легендар «Җидегән чишмә» көе яңгырауга, бөтен кешенең күңеле тулды, хәтта каз тәннәре дә чыккандыр — аны кабатланмас җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиева искиткеч җылылык белән башкарды. Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры коллективы тәкъдим иткән матур инсценировка да чарага аерым бер төс өстәде.

Бәйрәм сәхнәсенә шулай ук татар эстрадасының танылган артистлары Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ чыгып, уллары белән бергә гаилә җылылыгы бөркелеп торган матур җырлар бүләк иттеләр. Боерган авылы егете, тамашачыларның яраткан җырчысы, райондашыбыз Илдар Әхмәтов үзенең дәртле җырлары белән залны җанландырып җибәрде. Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы тамашачы өчен зур бүләк булды.

Кабатланмас онытылмаслык мизгелләргә бай булган юбилей концерты бик җылы һәм күтәренке мохиттә узды. Йөз еллык үсеш юлының ярты гасырын артта калдырган яраткан Тукай районыбызны юбилее белән тәбрик итәбез!
Нет комментариев