Казанда 55 яшьлек хатын-кыз ваемсызлык аркасында бала үлеменә китерүдә гаепләнә. Аның эше судка тапшырылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның гыйнварында остеопат булып эшләгән хатын-кыз 2023 елда туган малайга түләүле медицина хезмәте күрсәткән. Әмма ул баланың сәламәтлек торышына тиешле бәя бирмәгән һәм аның дәвалаучы табибы белән киңәшләшмәгән. Сеансларның берсе вакытында малай җәрәхәт алган. Шул ук көнне бала вафат булган.
Хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше судка җибәрелгән.
Нет комментариев