Тукай районында салым бурычы булган кешеләр машинасыз калган
җәмгыять

Тукай районында салым бурычы булган кешеләр машинасыз калган

Тукай районында салым бурычларын түләттерү буенча рейдлар дәвам итә. Бу юлы суд приставлары Чаллы шәһәрендәге эш урыннарыннан ике автомобильне алып киткән. Транспорт чаралары салымнарын вакытында түләмәгән район халкына кагыла, дип хәбәр итә Тукай районы матбугат хезмәте.

Фото: Тукай районы матбугат хезмәте
Фото: Тукай районы матбугат хезмәте

 

Рейдта Тукай районы суд приставлары, Чаллының махсус суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре (СОСП по ОУПДС), шулай ук районның Финанс-бюджет палатасы вәкилләре катнашкан.

Эвакуацияләнгән автомобильләр махсус стоянкага урнаштырылган. Хуҗалары машиналарын кире кайтару өчен салым бурычларын тулысынча капларга, эвакуатор хезмәте өчен түләргә һәм башкарылган эш өчен да исәп-хисап ясарга тиеш.

Рейдны оештыручылар хәбәр итүенчә, салым бурычы булганнар суд приставлары игътибарыннан читтә калмаячак. Аларны яшәү урыннары буенча табалар яки эш урыннары буенча ачыклыйлар. Районда мондый чараларны алга таба да үткәрергә җыеналар. Арестка алыначак автомобильләр исемлеге Федераль суд приставлары хезмәте һәм ЮХИДИ мәгълүматлары нигезендә төзелә.

Суд приставлары хезмәте һәм Финанс-бюджет палатасы район халкын салым бурычларын вакытында тикшерергә һәм аларны кичектермичә түләргә чакыра. «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетына кереп, һәркем үзенең бурычлары турындагы мәгълүматны белә ала.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Тукай районында шундый ук очрак булган иде инде. Салым буенча бурычы җыелган Биклән авылында яшәүче берәүнең автомобилен суд приставлары арестка алып, махсус стоянкага урнаштырды. Машинаны кире кайтару өчен хуҗасына бурычын түләргә, шулай ук эвакуацияләү һәм саклау чыгымнарын капларга кирәк була.


Нет комментариев