12 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә кайбер районнарда юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, көндез явым-төшемнәр урыны белән генә булырга мөмкин.
Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Җил тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1 градустан -2 градуска кадәр булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1…+4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Төнлә һәм иртән юлларның кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Нет комментариев