Тукай районында эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын хөрмәтләделәр
җәмгыять

Тукай районында эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын хөрмәтләделәр

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тантаналы чарада алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Район җитәкчесе хокук сакчыларының көндәлек хезмәте зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итүен билгеләп үтте.

«Аларның хезмәте — зур хөрмәткә лаек. Һәр көнне, һәр төнне, нинди генә һава торышы булуга карамастан, алар җәмәгать тәртибен саклый, законны яклый, кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бу — рухлары нык, кирәк чакта беренчеләрдән булып ярдәмгә килергә әзер кешеләр», — диде Камил Нәҗмиев.

Район башлыгы ветераннарга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның күпьеллык тәҗрибәсе, хезмәт традицияләрен саклавы һәм яшь хезмәткәрләргә остазлык итүе аерым билгеләп үтелде, дип хәбәр итә Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Фото: Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте


Нет комментариев