Тукай районында илкүләм проектлар ничек тормышка ашырыла
җәмгыять

Тукай районында илкүләм проектлар ничек тормышка ашырыла

Тукай районы Советының чираттагы утырышында илкүләм проектлар кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов депутатларга быел гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.

 

Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге
Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Аның сүзләренә караганда, быел районда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә программада катнашканнар.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан» совхозы поселогындагы скверның икенче чиратын төзү эшләре тәмамланган.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча Новотроицкий, Теләнче-Тамак һәм Калмаш авыл җирлекләрендәге өч мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән. Шулай ук Бәтке мәктәбенә «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» фәнен укыту өчен заманча җиһазлар сатып алынган.

Районда педагогларга ярдәм итүгә дә игътибар бирелә. «Педагоглар һәм остазлар» төбәк проекты кысаларында 20 мәгариф учреждениесендә тәрбия эшләре һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча директор киңәшчеләре вазифалары булдырылган. Моннан тыш, укытучылар сыйныф җитәкчелеге өчен федераль бюджеттан ай саен өстәмә түләү ала.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Гиндукуш» хәрби дан музееның техник җиһазланышы яңартылган.

Экология өлкәсендә дә эшләр дәвам итә. Районда ел саен урман массивларын яңарталар. Быел октябрьдә йөзләгән волонтер ике меңгә якын чыршы үсентесе утырткан.

«Районда илкүләм проектларның үтәлешен даими күзәтеп торабыз», — дип билгеләп үтте Линар Маняпов.


Нет комментариев