Бүген Татарстанның Алабуга районында М-7 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Scania йөк машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 31 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе тизлекне юл шартларына туры китереп сайламаган. Нәтиҗәдә, ул җәяүлене бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле һәлакәт урынында ук үлгән.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм башка нечкәлекләре ачыклана.
Нет комментариев