Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертүне тыярга тәкъдим иттеләр
җәмгыять

Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертүне тыярга тәкъдим иттеләр

Балаларга әзерләнә торган Яңа ел бүләкләренә Россия җитештерүчеләренең конфетларын һәм шоколадларын гына кертү кирәклеге турында фикер белдерделәр.

Мондый башлангыч белән Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә чыгыш ясаган.

Аның фикеренчә, Яңа ел бәйрәмнәре — үзебезнең брендларны, продукцияне һәм традицияләрне таныту өчен менә дигән мөмкинлек. Бородин балаларга Көнбатыш компанияләре җитештергән тәм-томнар урынына Россиядә ясалган татлы ризыклар белән танышырга кирәк дип саный.

Ул шулай ук хәзерге катлаулы шартларда илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булырга тиешлеген билгеләп үткән.


Нет комментариев