Хезмәткәрләргә 13 нче хезмәт хакы түләү эш бирүченең теләгенә генә түгел, ә оешмада гамәлдә булган хезмәт шартларына да бәйле.
Әгәр еллык премия түләү тәртибе хезмәт яки күмәк шартнамәдә, шулай ук компаниянең эчке документларында каралган булса, эш бирүче аны түләргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар сөйләгән.
Депутат аңлатуынча, 13 нче хезмәт хакы дип, гадәттә, ел нәтиҗәләре буенча бирелә торган премияне атыйлар. Әмма ул барлык хезмәткәрләргә дә мәҗбүри рәвештә түләнергә тиешле акча түгел. Аның күләме һәм түләү тәртибе оешманың финанс мөмкинлекләренә, шулай ук эчке кагыйдәләренә бәйле.
Еллык премия хезмәткәрнең җитештерү күрсәткечләренә, эш стажына, өстәмә вазифалар башкаруына һәм башка нәтиҗәләренә карап билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, остазлык эшчәнлеге алып барган яки өстәмә йөкләмәләр үтәгән хезмәткәрләр дә мондый бүләкләүгә дәгъва итә ала.
Элеонора Кавшар билгеләп үткәнчә, 13 нче хезмәт хакы түләү, аның күләме һәм вакыты закон белән мәҗбүри рәвештә билгеләнмәгән. Бу мәсьәлә эш бирүченең карамагында кала. Әмма премия түләү шарты хезмәт яки күмәк шартнамәдә беркетелгән булса, аны үтәү эш бирүче өчен мәҗбүригә әйләнә.
Нет комментариев