Татарстанда 13 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән көчле кар, буран һәм томан фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә.
Республика халкына урамнарда һәм юлларда йөргәндә саклык чараларын күрергә, ашыкмаска, тайгак һәм тигез булмаган урыннарда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Җәяүлеләргә юлны бары тик махсус билгеләнгән кичү урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Балаларны күз уңыннан читкә җибәрмәү, өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу сорала.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтырату сорала.
Нет комментариев