Круглое Поле мәктәбендә «Юл йөрү кагыйдәләрен беләм һәм үтим» дигән интеллектуаль уен оештырылды. Анда 5–6 сыйныфларда укучы 90 бала катнашты.

Чараны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрде.
Укучылар командаларга бүленеп, өч тематик турда көч сынашты. «Мин – җәяүле», «Мин – пассажир» һәм «Мин – машина йөртүче» дип аталган турларда балалар сорауларга җавап бирде, логик мәсьәләләр чиште, юлда килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләрне анализлады.
Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар һәм яктылыкны кире кайтаручы сувенирлар тапшырылды. Җиңүче команда кубок белән бүләкләнде.
Чара балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыруга, урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Фото: Круглое Поле мәктәбенең МАКС каналыннан
Нет комментариев