җәмгыять

Чаллы кызы Кытайдан товар кайтарырга теләп, 145 мең сум акчасын югалткан

Чаллыда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Алар аңа эре маркетплейсларда сәүдә итәргә өйрәтергә вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз 144,7 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

2025 елның язында бала карау ялында булган Чаллы кызы интернетта эре онлайн-сәүдә мәйданчыкларына чыгу буенча укыту турында игълан күреп ала. Бу тәкъдим аны кызыксындыра, ул игълан авторы белән мессенджер аша элемтәгә керә һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтү, шулай ук бизнесны алып баруда ярдәм итү турында электрон килешү төзи.

Аралашу барышында билгесез затлар хатын-кызның ышанычын яулый. Алар аңа укып кына калмаска, ә үз эшен башлап җибәрергә тәкъдим итә. Моның өчен ул Кытайдан балалар өчен 100 караоке аппараты сатып алырга тиеш була. Соңыннан әлеге товарны яңадан сатып, табыш алырга мөмкин дип ышандыралар. Вәгъдәләргә ышанган кыз мошенниклар күрсәткән банк реквизитларына барлыгы 144 700 сум акча күчерә.

Акчаны алганнан соң да җинаятьчеләр хатын-кыз белән аралашуны дәвам итә. Товарның килмәвен чик буендагы тоткарлыклар, ташу һәм таможня рәсмиләштерүендәге кыенлыклар белән аңлаталар. Әмма берничә ай узгач, хатын-кыз вәгъдә ителгән укытуны да, заказ биргән товарны да алмавын аңлый. Озакламый ялган белгечләр аның белән элемтәгә чыгудан туктый. Алданганын аңлаган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары җинаятькә катнашы булган затларны ачыклый.


Нет комментариев