Альбина Фазлыева үзенең МАКС каналында гыйбрәтле хикәят урнаштырган. Тормышта күпләребезгә хас күренеш турында ул: кешедән гаеп эзләргә, үзебезнекенә күз йомарга тырышабыз.
Бервакыт иртәнге аш вакытында бер хатын күршесенең кер элгәнен күзәтеп тора да, иренә:
— Кара әле, күршенең керләре нинди пычрак! Кер дә юа белми икән. Бәлки, аңа яхшырак порошок кирәктер, — ди.
Ире тәрәзәгә карый, әмма бер сүз дә әйтми.
Шул көннән башлап, күршесе кер элгән саен, хатыны аның керләренең чиста булмавын кабатлап тора. Ире исә һаман дәшми.
Көннәрдән бер көнне хатын тәрәзәдән караса, күршесенең керләре ап-ак, чиста булып күренә.
— Кара әле, күрше кер юарга өйрәнгән бит! Кем өйрәтте икән аны? — дип гаҗәпләнә ул.
— Беркем дә өйрәтмәде. Бүген иртән мин торып тәрәзәләребезне юып, сөртеп алдым, — дип җавап бирә ире.
Тормышта да нәкъ шулай бит: безнең башкаларда күргәннәребез үзебез караган тәрәзәләрнең чисталыгына бәйле.
Менә шулай, дусларым! Кешедән кер эзләп, күпвакыт үзебезнең борын төбендәгесен күрмибез шул, – дип яза Альбина.
Нет комментариев