Кытайның Урумчи шәһәрендә Татарстан һәм Кытай медиакомпанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Әминов кул куйды.
Татарстан делегациясен «Бер пояс, бер юл» документаль фильмы форумында шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә.
Килешү Кытай Халык Республикасының Синьцзян радиотелевизион станциясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе арасында имзаланды. Ул документаль фильмнар, кыска видеороликлар һәм башка аудиовизуаль проектларны бергәләп әзерләү һәм күрсәтүне күздә тота.
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре – мәдәни алмашу, туризмны үстерү, гуманитар һәм регионара элемтәләрне ныгыту. Уртак проектларны ике як та үз медиаплатформаларында тәкъдим итәргә планлаштыра. Моннан тыш, яклар яшь журналистлар белән алмашу, уртак интервьюлар әзерләү, укыту чаралары үткәрү һәм медиа белгечләренең тәҗрибә уртаклашуы буенча да хезмәттәшлек итәргә ниятли.
Килешүдә яңа медиа белән идарә итү, контент җитештерү һәм тапшыру технологияләре, шулай ук ясалма фәһем куллану өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу да каралган.
Нет комментариев