җәмгыять

Казанлы велосипедта Кытайга кадәр 9 мең чакрымнан артык юл үткән

Казаннан велосипедта Кытайга юл тоткан спорт психологы Александр Локалов дүрт айдан артык дәвам иткән сәяхәтен уңышлы тәмамлаган. Ул Шанхай шәһәренә барып җиткән. Бу хакта сәяхәтче социаль челтәрдәге каналында хәбәр иткән.

128 көн дәвам иткән юлда Александр барлыгы 9283 чакрым үткән. Аның маршруты Россия, Казахстан, Монголия һәм Кытай территорияләре аша узган.

Казанлы сәяхәткә ялгызы гына чыккан. Озын юлда аңа төрле сынаулар аша узарга туры килгән: көчле каршы җил, туктаусыз үргә күтәрелүләр, салкыннар һәм велосипедның ватылуы. Аеруча Монголия җирләре авыр булган. Биредә төннәрен һава температурасы минус 10 градуска кадәр төшкән, шуңа күрә сәяхәтче еш кына палаткада кунарга мәҗбүр булган.

Кыенлыкларга карамастан, Александр максатыннан тайпылмаган һәм Шанхайга кадәр барып җиткән. Юлда аңа ярдәм кулы сузучылар да күп булган. Таныш булмаган кешеләр ризык, кунар урын тәкъдим иткән, сәяхәтне оештыруда булышкан.

Александр Локалов әйтүенчә, бу сәяхәт ярдәмендә ул үзен сынап карарга, куркуларын җиңәргә һәм эчке таяныч табарга теләгән.


Нет комментариев