Татарстанда 13 ноябрьдә кар, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 13 ноябрьдә кар, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җомга, 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар һәм юеш кар явачак.

Аерым районнарда буран һәм томан көтелә. Көндез урыны белән бераз кар, юеш кар явачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә −2дән +2 градуска кадәр, көндез +1…+4 градус булачак.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килүе ихтимал.


Нет комментариев