Апельсин кушып әзерләнгән кабак согы кышын өстәлдә кунак сые булачак. Рецепты катлаулы түгел, ә кирәкле продуктлар һәркемнең өендә бар.
Кирәкле ингредиентлар:
- кабак (кабык һәм орлыкларыннан чистартылган) – 7 кг;
- су – 15 л;
- апельсин – 8 данә;
- шикәр комы – 1,5 кг;
- лимон кислотасы – 2 аш кашыгы.
Әзерләү тәртибе:
Кабакны кабыгыннан һәм орлыкларыннан чистартып, вак кисәкләргә турарга һәм зур кәстрүлгә салырга. Лимон кислотасы өстәп, су агызырга һәм утка куярга. Апельсиннарны яхшылап юарга. Кабак йомшаргач, апельсиннарны өстәргә. Моның өчен башта аларның согын сыгып салырга, ә кабыгын теләк буенча кулланырга мөмкин. Барлык ингредиентлар да пешкәнче кайнатырга.
Аннары массаны бераз суытып, блендер ярдәмендә бертөрле хәлгә килгәнче вакларга. Шикәр комы өстәргә. Кирәк булса, лимон кислотасы салып, тәмен көйләргә. Әзер эчемлекне яңадан кайнатырга, өстендә барлыкка килгән күбекне җыеп алырга һәм кайнар килеш алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Капкачларын ябып куярга.
Күрсәтелгән күләмдәге ингредиентлардан якынча 17 литр эчемлек чыга.
Нет комментариев