Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шимбә, 14 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә явым-төшемнәр көтелми, ә көндез кайбер районнарда яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исәчәк. Төнлә аның тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Иртән һәм көндез җил 8–13 метрга кадәр көчәячәк, урыны белән секундына 16–21 метрга җитәр дип фаразлана.
Төнлә һава температурасы −1дән +2 градуска кадәр булачак. Көндез +3…+8 градус җылы көтелә.
Нет комментариев