Казаннан Сочига очкан самолетта хатын-кыз бәби тапкан
Яңалыклар

Казаннан Сочига очкан самолетта хатын-кыз бәби тапкан

Казан — Сочи рейсы белән очкан самолетта пассажир хатын-кыз бала тапкан. Бу хакта «Россия 1» хәбәр итә.

Хатын-кыз йөклелекнең 35нче атнасында булган һәм очыш вакытында тулгак башлануын аңлаган. Экипаж Мәскәүнең Внуково аэропортына ашыгыч рәвештә төшүне сораган. Ләкин самолетның җиргә төшүен көтәргә туры килмәгән: сабый һавада ук дөньяга килгән. Самолетта булган табиб хатын-кызга ярдәм күрсәткән. Малайның авырлыгы өч килограммнан бераз артык. Очкыч төшкәч, әни белән яңа туган сабыйны хастаханәгә озатканнар.


Нет комментариев