Инзилә Әхмәтгәрәева: «Якты юл» газетасының Тукай районы өчен роле бәяләп бетергесез зур»
җәмгыять

Инзилә Әхмәтгәрәева: «Якты юл» газетасының Тукай районы өчен роле бәяләп бетергесез зур»

Мәктәп елларындагы тәүге язмалардан алып редакция җитәкчесе вазыйфасына кадәр: Инзилә Әхмәтгәрәева «Якты юл» газетасында узган 20 еллык гомере, Тукай районы халкына мәхәббәте һәм өлкән буынга күрсәтелгән хөрмәт турында сөйләде.

«Тукай районының «Якты юл» газетасында минем 20 елдан артык гомерем узды. Журналистикага булган сукмагым әле бала чагымда, мәктәп елларында ук башланды. Ул чакта ук беренче язмаларымны әзерләп, дулкынлана-дулкынлана яраткан район газетабызга басмага җибәрә идем. Шушы тәүге адымнар мине зур иҗат дөньясына алып керде. Соңгы 13 елда исә редакция җитәкчесе — филиал директоры булып хезмәт иттем.

Әлбәттә, «Якты юл» газетасының Тукай районы өчен роле бәяләп бетергесез зур. Безнең районыбыз үзе бик үзенчәлекле: ул шәһәр янында урнашкан, үз вакытында КамАЗ гигантын һәм Чаллы каласын төзүчеләрне кабул итеп, үз куенына сыендырган кунакчыл төбәк. Редакция коллективы белән без һәрвакыт авыл хуҗалыгы берләшмәләренең тырыш хезмәтен, социаль өлкә һәм мәдәният юнәлешендәге яңалыкларны актив яктыртып бардык. Мин үзебезнең район кешеләрен чиксез яратам. Аларның һәрберсенең язмышы, туган җиребезнең бүгенге сулышы минем өчен бик якын һәм кадерле.

Бүген район белән идарә итүче яңа командага, район җитәкчесе Камил Нәҗмиевка һәм аның кул астында хезмәт куючы барлык хезмәткәрләргә иң изге теләкләремне, олы рәхмәтләремне җиткерәм. Күп еллар районыбыз үсешенә өлеш керткән өлкән буын вәкилләрен онытмыйча, шулай хөрмәтләп, матур итеп җыюлары өчен зур рәхмәт!» 

 


Нет комментариев