Татарстанлылар пенсия тупланмалары өчен фондны 1 декабрьгә кадәр сайлый ала
җәмгыять

Татарстанлылар пенсия тупланмалары өчен фондны 1 декабрьгә кадәр сайлый ала

Татарстан халкы пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына ышанып тапшыра ала.

Моның өчен 1 декабрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Социаль фондның Татарстан бүлегендә гариза бирергә кирәк. Дәүләтнеке булмаган фонд сайлаганда, аның белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында килешү төзү зарур. Пенсия тупланмалары 1953–1966 елларда туган ир-атларда, 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда, шулай ук 1967 елда һәм аннан соң туган кайбер гражданнарда бар. Бу акчалар шәхси счетларда саклана һәм инвестицияләнә.

Иминиятләштерүчене алыштыруның ике ысулы бар. Гадәти күчү вакытында акчалар яңа фондка биш елдан соң тапшырыла. Ә вакытыннан алда күчкәндә, алар киләсе елда ук күчерелә, әмма инвестиция кеременең бер өлешен югалту ихтималы бар. Мәсәлән, 2026 елда бирелгән гариза буенча гадәти күчү 2031 елда башкарылачак.

«Гариза биргәнче, мөмкин булган финанс нәтиҗәләрен исәпкә алырга һәм гамәлдәге фондта биш еллык чорның кайчан тәмамлануын тикшерергә кирәк», — дип киңәш итте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 телефоны буенча алырга мөмкин. Татарстанда контакт-үзәк тәүлек әйләнәсендә эшли, шалтырату бушлай.

Фото: ТР Социаль фонды


Нет комментариев