Рафаэль Юнысов: «Минем дә бу районда үз өлешем бар»
җәмгыять

Рафаэль Юнысов: «Минем дә бу районда үз өлешем бар»

«Бердәмлек кимеде дигән сүзләр белән һич килешә алмыйм»: танылган җитәкче Рафаэль Юнысов Тукай районында яшь белгеч булып эшләгән елларын һәм авыл халкының ярдәмчеллеген җылы хисләр белән искә алды.

«Бүгенге ыгы-зыгылы заманда еш кына кешеләр үз эченә бикләнде, элеккеге кебек бердәмлек кимеде, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма мин моның белән һич кенә дә килешә алмыйм. Чөнки минем күңелемдә моңа каршы торырлык бик җылы, якты хатирәләр яши. Шул хисләрем белән уртаклашасым, Тукай районы халкына, аның барлык авылларына, ә бигрәк тә Калмаш һәм Игенче авылларында яшәүче миһербанлы кешеләргә тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Минем дә бу районда үз өлешем бар. 1975 елның көзендә махсус юллама белән Калмаштагы «Ильбухтино» совхозына баш ветеринария табибы булып эшкә килдем. Ул чакта кулыбызда бернәрсәбез дә юк иде: баш астына салырга мендәр дә, ябынырга юрган да, хәтта ашарга ризык та җитмәгән чаклар булды. 

Рафаэль Сулейманович Юнусов/

 

Чит җиргә килеп төпләнү һәркем өчен дә зур сынау бит ул. Ләкин безгә куркырга да, югалып калырга да туры килмәде. Авыл халкы безне бер сүзсез, артык сораулар бирмичә, үз балаларыдай каршы алды һәм бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итте. Яшәячәк өебезне төзекләндереп, ремонт ясап бирделәр, җылы булсын дип пич чыгардылар, караватлар китерделәр. Менә шулай, авылдашларның җылы канаты астында, минем биредәге хезмәт юлым башланып китте.

Бу совхозда мин өч ел эшләдем. Тормышның ачысы да, төчесе дә булды дигәндәй, җиңел еллар булмады. Хәтта малларга ашатырга ризык та булмаган чакларны күрдек. Әмма барысын да ерып чыктык, чөнки алда куелган максат та бар иде, үҗәтлек тә җитәрлек иде. Шәһәрне сөт, ит, яшелчәләр белән өзлексез тәэмин итеп тору бурычы торды һәм без бу өлкәдә дә сынатмадык.

Мин эшләгән совхоз «Татплодоовощпром» яшелчәчелек трестына карый иде. Шуңа да без зур мәйданнарда кишер, бәрәңге, суган үстердек. Уңышны вакытында җыеп алу өчен күмәк эшкә шәһәрдән студентларны да, мәктәп укучыларын да чакыра идек.

Хәзер мин инде күп еллар Чаллы шәһәрендә эшлим. Шулай да яшьлек елларым узган, мине җылы кабул иткән Тукай районын беркайчан да онытмыйм. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган, авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торган шундый олы йөрәкле затлар яшәгәндә, авылларыбызның киләчәге өметле.

Тукай районының киләчәге зур, матур, якты булсын! Туган җиребез тагын да чәчәк атып торсын, ә аның хезмәт сөючән, киң күңелле халкы һәрвакыт бәхетле һәм мул тормышта яшәсен!»


Нет комментариев