15 ноябрьдә Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

15 ноябрьдә Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез кайбер районнарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәртеп, секундына 7–12 метр тизлектә исәчәк. Төнлә урыны белән җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы −1 градустан +3 градуска кадәр, көндез +1..+5 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


Нет комментариев