Дүшәмбе, 16 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән −5 градуска кадәр, көндез 0дән +3 градуска кадәр булачак.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев