2030 елга Россиядә беренче бала туганда бирелә торган ана капиталы күләме 875,7 мең сумга җитәргә мөмкин. Мондый фаразны Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин ТАСС агентлыгына белдергән.
Эксперт бәяләвенчә, 2027 елда ана капиталы 778,5 мең сум, 2028 елда – 809,6 мең сум, ә 2029 елда 842 мең сум тәшкил итәчәк. 2030 елга түләү күләме 875 693,79 сумга кадәр артырга мөмкин.
Икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, 2030 елга ана капиталы 1,16 миллион сумга җитәргә мөмкин, дип билгеләп үткән Игорь Балынин. Эксперт искәрткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә ана капиталы программасы 2030 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Нет комментариев