Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына айлык акчалата түләү гариза бирмичә дә билгеләнә. 2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен түләү күләме аена 4 838 сум 63 тиен тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.
Ветеранга түләү таныклык бирелүе турында мәгълүмат фондка кергәннән соң автомат рәвештә билгеләнә. Бу хакта «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка хәбәр килә. Ветеранга акчаны алу ысулын гына сайларга кирәк: аны банк счётына күчерергә яки почта аша алырга мөмкин.
Шулай ук түләүне элеккеге тәртип буенча — гариза нигезендә рәсмиләштерү мөмкинлеге дә саклана. Аны алу хокукы ветеран таныклыгы бирелгән көннән барлыкка килә.
Айлык түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы да керә. Ул кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, медицина күрсәткечләре булган очракта шифаханә-курорт дәвалавын, шәһәр яны поездларында бушлай йөрүне, шулай ук дәвалану урынына барып кайту мөмкинлеген үз эченә ала. Түләү беренче тапкыр билгеләнгәндә, әлеге хезмәтләрнең бәясе акчалата исәпкә алына.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, түләүләрне автомат рәвештә билгеләү ветераннарны документлар җыю һәм өстәмә рәвештә ведомствога мөрәҗәгать итү мәшәкатеннән азат итә. Кирәкле мәгълүматлар фондка ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында килә.
Фото: Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге
Нет комментариев