Тукай районында 1,1 меңнән артык күпбалалы гаилә яши
җәмгыять

Тукай районында 1,1 меңнән артык күпбалалы гаилә яши

Тукай районында 1 116 күпбалалы гаилә исәпләнә. Аларда 3,3 меңнән артык бала тәрбияләнә. Халыкка күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Латыйпова атналык аппарат киңәшмәсендә сөйләде.

Үз чыгышында ул күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме кысаларында төрле ташламалар каралганын искәртте. Аерым алганда, алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташламалардан, мәктәп укучыларының юл чыгымнарын каплау өчен субсидияләрдән, җиде яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен компенсацияләрдән файдалана ала.

Социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, социаль газлаштыру программасы да актив тормышка ашырыла. Агымдагы елның 10 аенда Тукай районы халкыннан 100 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган субсидия алу өчен 84 гариза кабул ителгән. Бу акча җир кишәрлеге чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга тотыла.

Программадан аеруча күпбалалы гаиләләр актив файдалана: алардан 47 гариза килгән. Шулай ук субсидия алу өчен 17 хәрби хәрәкәтләр ветераны, I һәм II төркем инвалидлыгы булган 11 кеше, кереме 19 мең сумнан түбән булган бер аз керемле гаилә һәм башка ташламалы категория вәкилләре мөрәҗәгать иткән.


Нет комментариев