«Андагы егетләргә өй җылысы кирәк! Аннары гади генә әйберләр! Әйтик, токмачлы аш кирәк!» дип сөйләп китте миңа СВО ветераны, хәзерге вакытта Калмия авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куючы Радик Мөсәвиров. СВОдагы хәрбиләр гади генә кебек әйберләрдән мәхрүм шул... Солдатларыбыз менә шул өй җылысын әзгә генә булса да татып карасыннар, үзләрен бер минутка булса да үз йортларында, якыннары янәшәсендә кебек хис итсеннәр өчен районыбызда һәрдаим гуманитар йөк озату кебек масштаблы чаралар уза. Шундыйларның чираттагысы бүген, Яңа поселогының мәдәният йорты каршыннан озатылды. Бу — СВО башланганнан бирле оештырылган 53нче конвой.

Йөк составына алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәү һәм көнкүрешне җайга салу өчен 3 автомобиль һәм мотоцикллар, шулай ук хәрбиләр өчен шәхси посылкалар кертелгән. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көнгә районнан барлыгы 410 тоннадан артык гуманитар йөк озатылган.

«Егетләр белән шул посылкалар килүен көтә идек. Ул бит өйдән җибәрелгән көч кебек! Хәрби бурычлар үтәгәндә кайдан һәм нинди гуманитар ярдәм икәнен аңлап та бетермисең... Әмма командирларның «Тукай районыннан сезгә күчтәнәчләр бар» дип, әйтүләре генә дә йөрәкне җылытып, дәртләндереп җибәрә иде.
Шәхси посылкалар бигрәк тә кадерле! Аннары шунысы бар: анда, кызыл лента артында, бу синеке, яисә бу минеке дип, бүлгәләп утырыш юк! Барысы да безнеке һәм безнең өчен! Егетләр белән бүлешеп, уртаклашып, бер гаилә итеп яшәргә тырыштык», — ди СВО ветераны Радик Мөсәвиров.

Ул шулай ук бүгенге көндә Калмия авыл җирлегендә актив волонтерлар ярдәме белән күпләп маскировка челтәрләре үрү, юрганнар һәм мендәрләр тегү турында да сөйләде.

«Без адреслап, һәрбер кеше өчен аерым гуманитар ярдәм җибәрергә тырышабыз. Дусларым — эшмәкәрләр, депутатлар корпусы белән берлектә техника, җиһазлар, төзелеш материаллары, генераторлар җибәрүдә дә катнашабыз.
Үзем гуманитар конвой составында берничә тапкыр СВО зонасында булып кайттым. Шуңа да нәрсәләр кирәк икәнен яхшы беләм һәм аңлыйм. Анда барып эләккәч исә солдатдар белән якынрак танышасың, аралашасың дигәндәй. Алар безнең килүгә һәрвакыт шатланалар, көтеп торалар. Хәрбиләр безгә үз тормышлары, үз мәнфәгатьләре турында сөйли. Шунысы куандыра: алар уртак җиңү өчен бар көчләрен куеп тырыша, кәефләре дә «боевой»! — дип уртаклашты безнең белән эшмәкәр, Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Фларид Сафин.
Гуманитар йөкне җыюда бөтен район халкы катнаша

Йөкне җыюда һәм әзерләүдә Тукай районы халкы, актив волонтерлар, депутатлар, оешма-предприятие эшмәкәрләре һәм активистлар катнашты.
«Ярдәм итүне ташламыйбыз!»
«Гуманитар ярдәм җибәрүдән бер дә калганыбыз юк, — дип сөйләп китте Сәмәкәй авылының актив волонтеры Роза Хәйруллина. — Авылыбызда актив ханымнар белән бергә дроннарга каршы махсус юрганнар, нашлемниклар, мендәрләр, юрганнар тегәбез, аяк киемнәрен киптерә торган махсус җайланмалар ясыйбыз.
Моннан тыш авыл халкыннан җылы киемнәр җыеп, СВО егетләре өчен өс киемнәре әзерлибез. Эшебез мәдәният йортында яисә китапханәдә эшләү белән генә чикләнми, без өйдә дә сохарилар, чәйләр, хуш исле үләннәр дә киптерәбез, токмач кисәбез. Әле шушы көннәрдә генә санап тордык, барысы бергә 600 мендәр тегелгән һәм 3368 данә олтан (стельки) киптереч ясалган! Ә бу бит безнең җирлектә генә!»

Ярдәм җыю эше әле дәвам итә: хәзерге вакытта чираттагы, 54нче гуманитар партия формалаштырыла. Яңа конвой составына төзелеш материаллары, азык-төлек, медикаментлар, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп кирәк-яраклар керәчәк. Ул якын арада алгы сызыкка юл тотачак.
Фотолар: Тукай районы мәгълүмат үзәге/Гөлгенә Муллакаева

Нет комментариев