Тукай районының «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Мунчага ут кабыну турында хәбәр 16 ноябрьдә 19:32 сәгатьтә килгән. Бу хакта Тукай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Эльвира Краснова хәбәр итте.
Янгын мунчага янкорма итеп төзелгән агач корылмада башланган. Ут тиз арада таралып, мунчаны тулысынча юк иткән. Шулай ук янәшәдәге хуҗалык корылмасы да янып беткән. Янгын 19 квадрат метр мәйданны биләгән.
Янгын вакытында 48 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән. Аның баш өлеше беренче дәрәҗәдә пешкән. Пешү тән өслегенең 0,5 процентын тәшкил иткән. Ир-ат медицина ярдәменнән соң хастаханәгә барудан баш тарткан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе — мунча янкормасында урнашкан электр җылыткычының туклану чыбыгында кыска ялганыш килеп чыгу.
Фото: Эльвира Краснова
Нет комментариев