җәмгыять

Казанда 18 яшьлек егет мошенникларга әти-әнисенең 7 миллион сум акчасын тапшырган

Мошенниклар егетне әти-әнисенең акчалары куркыныч астында булуына ышандырган. Нәтиҗәдә, ул зур күләмдәге акчаны чит кешегә тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре акчаны алып киткән курьерны ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул Чабаксарда яшәүче, 2008 елда туган яшүсмер булып чыккан.

Тикшерү барышында аның Казанда яшәүче тагын бер кыздан акча һәм кыйммәтле бизәнү әйберләре алуы билгеле булган. Мошенниклар кызны әти-әнисенең «тамгалы купюралар» аркасында проблемаларга юлыгуы мөмкин дип куркыткан. Нәтиҗәдә, ул курьерга акча һәм бизәнү әйберләре салынган сейфны тапшырган. Зыян күләме 300 мең сум тәшкил иткән.

Курьер үз гаебен таныган. Сорау алу вакытында ул мондый «эш» тәкъдиме турында интернеттан белүен әйткән. Хәзерге вакытта яшүсмер өй арестында.


Нет комментариев