Тукай районы предприятиеләре эш эзләүчеләргә 97 вакансия тәкъдим итте
җәмгыять

Тукай районы предприятиеләре эш эзләүчеләргә 97 вакансия тәкъдим итте

Чаллы шәһәренең Кадрлар үзәгендә «Көчтән килердәй эш» (»Работа по силам”) дип исемләнгән вакансияләр ярминкәсе узды. Инвалидлыгы булган кешеләр өчен оештырылган чарада Тукай районының алты эре предприятиесе катнашты. Алар яңа хезмәткәрләрне эшкә алырга әзер.

Ярминкәдә барлыгы 97 эш урыны тәкъдим ителде. Эш эзләүчеләр белән «Челны-Бройлер», Тукай район үзәк хастаханәсе, «Яр Чаллы инкубаторы», «Тукаевский Племрепродуктор», «Бигеш» аэропорты һәм «Газпром трансгаз Казань» оешмалары вәкилләре очрашты.

Чарага 120 кеше килде. Аларның һәркайсы эшкә урнашу мәсьәләләре буенча шәхси консультация алды. Нәтиҗәдә, 22 кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

Ярминкәдә эш бирүчеләрдән тыш, Тукай районының социаль яклау, сәламәтлек саклау идарәләре һәм Җәзаларны үтәтү идарәсе белгечләре дә катнашты.


Нет комментариев