Калмия авылында яшәүче хезмәт ветераны, авылдашларының тирән ихтирамын казанган элеккеге авыл советы рәисе Фоат Сәетов олуг юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта безгә Калмия авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова хәбәр итә.
Фоат абый — бөтен гомерен туган ягына, авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Ул җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйган: авыл советы рәисе, «Искра» колхозының баш инженеры, механигы һәм бригадиры булып эшләгән, шулай ук шофер һөнәрен дә башкарган. Бүген ул балалары өчен төпле киңәшче, үрнәк әти, оныклары өчен яраткан бабай булып гомер кичерә.
Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөсәвиров, Җәүдәт хәзрәт һәм социаль хезмәткәр килде. Шулай ук «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Вильданов та Фоат абыйга изге теләкләрен җиткереп, үзенең бүләкләрен тапшырды.
Фотолар: Энҗе Галиәхмәтовадан
Нет комментариев