Хезмәттә — янгын сакчысы, сәхнәдә — Ел җырчысы
Мәдәният дулкынында

Хезмәттә — янгын сакчысы, сәхнәдә — Ел җырчысы

Сара Садыйкова исемендәге яңартылган концертлар залында Тукай районы мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәре, автор-башкаручы Эдуард Вәлиевның юбилей концерты узды. Үзенчәлекле башкару стиле белән тамашачыларны әсир иткән артистның 20 еллык стажлы янгын сакчылыгы ветераны булуын исә бик азлар гына белә. Армия сафларында «Сектор Газа» җырлары белән башланган иҗат юлы аны бүген бөтенроссия күләмендәге танылган «Музыка вместе» федераль проектына кадәр алып килгән.

«Музыка белән 5 яшьтән үк «авырый» башладым»

 

— Эдуард, сез кайда тудыгыз һәм балачак елларыгызны нинди итеп хәтерлисез?

— Мин Тукай районының «Татарстан» совхозы поселогында тудым. Балачак бик актив узды: ишегалдында чабышып үстек, «Аҗаган» уйнадык, футболда туп тибеп, урам чемпионатлары оештыра идек. Гади уеннардан тыш, минем тагын бер зур мавыгуым булды — кечкенәдән пластинкалар тыңларга яраттым.

Эдуард Вәлиев.

— Димәк, өегездә һәрвакыт музыка яңгыраган?

— Музыка белән 5 яшьтән үк «авырый» башладым. Юрий Антонов, Алла Пугачева, Валерий Леонтьев, Александр Серов, Раймонд Паулс һәм Игорь Николаев җырларын яратып тыңладым. Ә Вячеслав Малежик минем иң яраткан башкаручым иде! Гаиләгә килгәндә, бездә һөнәри музыкантлар булмады. Моңа карамастан, әти җырларга һәм гармунда уйнарга бик ярата иде. Шунлыктан, музыка мине гомерем буе, үземне белгәннән бирле озата барды.

— Үзегез аңлы рәвештә җырлый башлаган вакытларны хәтерлисезме?

— Балачакта мин бөек совет артистлары кебек зур җырчы булырга хыялландым. Эчтән музыканы яхшы ишетүемне, ноталарны төгәл белүемне сизә идем. Чын-чынлап җырлый башлавым исә 14 яшемдә — гитарада уйнарга өйрәнгән чакка туры килде. Башта Владимир Высоцкий иҗатын өйрәндем. Аннары, 1990нчы елларда «Сектор Газа» төркеме чыкты — аларның җырларын үз репертуарыма керттем. 

Бәйрәмнән мизгелләр.

 

«...залда сугыш башланган дип уйлаганнар»

 

— Ә беренче тапкыр зур сәхнәгә кайчан чыктыгыз?

— Бу армиядә, миңа 18 яшь тулгач булды. Яңа гына хезмәткә алынган чак, армиядә үзешчән сәнгать концерты оештырдылар. Мин дә гитарам белән катнашырга теләк белдердем. Бөтен полк каршына чыктым. Күз алдыгызга китерегез, зал зур — меңгә якын кеше утыра. Мин шунда «Сектор Газа» җырларын җырлый башладым, һәм бу мең кешедән торган тамашачы шулкадәр дәртләнеп кычкыра, алкышлый башлады, хәтта коридордагы командирлар куркып калды — залда сугыш башланган дип уйлаганнар! Ә бу гади халыкның мине шулкадәр күтәреп алып, теләктәшлек белдерүе иде! Мактанырга яратмыйм, әмма полк каршындагы ул чыгышны мин гомергә дә онытмыйм. 

Бәйрәмнән мизгелләр.

— Эдуард, сез музыкаль белемне кайда алдыгыз?

— Беләсезме, минем бернинди дә музыкаль белемем юк. Һөнәри мәктәп узмадым. Бөтен укуым — гитарада уйнау һәм көзге каршындагы чиксез репетицияләр булды. Мин үземә читтән карарга өйрәндем, җырны ничек җиткерергә, хис-эмоцияләрне ничек тапшырырга кирәклегенә төшендем. Әмма кайчакта һөнәри база җитешмәвен яхшы аңлыйм. Шул ук вакытта, бу миңа беркемгә дә охшамаган үз стилемне сакларга ярдәм итте.

 

«Искиткеч дулкынлану һәм соклану хисләре»

 

— Зур тамашачы алдына беренче тапкыр чыгуыгызны хәтерлисезме?

— Мин сәхнәгә чыккан һәр тапкырны хәтерлим. Ә иҗат юлымдагы беренче зур мәйданчык — «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты булды. Озак вакыт рестораннарда һәм кафеларда җырладым, анда ук минем үз тамашачым барлыкка килгән иде. Дуслык йорты директоры Фәридә Белецкая мине янгын сүндерү бүлегендә оештырылган концертта күреп алды һәм үзләренә солист булып эшләргә чакырды. Бу минем өчен зур дәрәҗә иде. «Чишмә» үзәгендә тамашачы өчен урыннар күп түгел иде, әмма миңа ул вакытта бу бик зур зал булып тоелды. Искиткеч дулкынлану һәм соклану хисләре кичердем.

Беренче тапкыр сәхнәгә чыгулар да истә.

— Бар нәрсәне ташлыйсы килгән чаклар булдымы? Сезгә кем терәк булды?

— Беләсезме, бүгенге көндә минем нинди уңышларым бар — болар барысы да тулысынча тормыш иптәшем Резидәнең хезмәте. Нәкъ менә аның искиткеч зур ярдәме, ә иң мөһиме — сабырлыгы һәм түземлеге аркасында бу дәрәҗәгә ирештем. Минем бу җиңел булмаган иҗат юлымда аңа да бик авырга туры килде… Нәрсә генә булмасын, гаиләбезне саклап кала алдык, сынатмадык, һәм бүген барысы да нәкъ менә ничек булырга тиеш булса, шулай. Кеше бик белмидер бәлки, ләкин мин гомумән беренче җырларымны кафеларда нәкъ менә Резидә аркасында җырлый башладым. Илһам чишмәм нәкъ шуннан башланып китте — элек ул анда администратор булып эшли иде. Мине җирле музыкантлар белән Резидәм таныштырды һәм бу минем алдагы иҗатыма зур этәргеч бирде.

Эдуард Вәлиев.

 

Иң дулкынландыргыч мизгел 

 

— Бүген сез Тукай районының мәдәният һәм ял үзәгенең рәсми хезмәткәре булып торасыз. Туган районда эшләү сезнең өчен нәрсә аңлата?

— Мине бирегә эшкә чакыргач, бик шатландым. Үз эшемнән бик канәгать-мен. Бездә төрле милләт кешеләре тату яши. Туган районыбыз халкы өчен чыгыш ясау — минем өчен зур бәхет. Якташларым белән даими аралашу миңа һәрвакыт халыкчан җырчы булып калырга ярдәм итә.

— Юбилей концертыгызда кемнәр катнашты, яңа сәхнә сезгә ошадымы?

— Концерт искиткеч узды. Тамашада Яр Чаллының иң яхшы артистлары чыгыш ясады: Татарстанның атказанган артистлары — «Эль» дуэты (Елена Зарянова һәм Наил Соловьев), «Фантазия» вокал төркеме, һәм 2026 елның минем өчен яңа ачышы — «Bel Canto» триосы. Шулай ук опера җырчысы Александр Петренко программабызның чын бриллианты булды.

Иң дулкынландыргыч мизгел — сәхнәгә кызымның чыгуы булды. Без аның белән бергә бик матур җыр башкардык, тамашачыларның хәтта күзләре дә яшьләнде.

Сара Садыйкова залының яңа сәхнәсе бик уңайлы, аның энергетикасы үзенә күрә бер дөнья кебек. Тамашачы алдына чыккач ук аларның кайнар мәхәббәтен тойдым. Һәрвакыт сәхнәдә гади булырга тырышам. Тамашачы белән без зур һәм тату гаилә кебек.

Кызы белән дуэт.

 

Дәүләт дәрәҗәсендә танылу 

 

— Эдуард, сезнең исемегез Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән. Бу күпләр өчен дәүләт дәрәҗәсендәге иң югары танылу күрсәткече булып тора. Ә бу статус сезнең өчен нәрсә аңлата?

— Мин Электрон Мактау тактасына эстрада белән бәйле булмаган бөтенләй башка эшчәнлегем буенча эләктем. Эш шунда: мин — янгын сакчылыгы ветераны. 2001 елдан 2021 елга кадәр шәһәребезнең 54нче янгын-коткару частендә бүлекчә командиры булып хезмәт иттем. Безнең бүлек янгыннарга иң күп чыга торган кайнар нокта иде. Каравыл составында хезмәт иткән елларымда бик күп янгыннар сүндердем — ниндидер мизгелдә хәтта аларның исәбен дә югалттым. Дөресен әйткәндә, аларның күбесен искә аласы да килми, чөнки без кеше кайгысын тыштан да, эчтән дә бик күп күрдек. Без күргән афәтләрне, без узган сынауларны Ходай беркемгә дә күрсәтергә язмасын.

2021 елда лаеклы ялга чыктым, аннан соң да үз бүлегемдә бераз эшләдем, ә 2023 елда исә 45нче янгын частенә урнаштым. Биредә без аеруча куркыныч объектны — Чаллы ТЭЦын саклыйбыз. Бу бүлекчәдә хезмәт азрак тынычрак инде.

Бәйрәмнән мизгелләр.

— Тәртип сагында хезмәт иткәндә дә иҗат сезне ташламадымы?

— Әлбәттә! ТЭЦта эшләгән вакытта ук мин Тимур Ведерниковның бөтенроссия күләмендәге популяр «Музыка вместе» проектында катнаштым. Ул мине үзе шәхсән чакырды һәм без «Как молоды мы были» җырын яздырдык. Моннан тыш, былтыр Уфада узган Россия МЧС бүлекчәләре арасында оештырылган бөтенроссия музыкаль иҗат конкурсында да катнаштым. Татарстан Республикасыннан мин бердәнбер вәкил булдым. Призлы урын алып булмаса да, бөтен ил буенча иң яхшы 100 янгын сүндерүче исемлегенә керү һәм финалда чыгыш ясау — үзе үк зур казаныш. Ә 2025 елда тагын бер истәлекле вакыйга булды: «Эфир» телекомпаниясенең тулысынча гадел һәм ачык халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мин «Ел җырчысы» номинациясендә җиңдем.

Нәтиҗәдә, безнең янгын бүлеге җитәкчелеге минем хезмәт уңышларымны да, иҗади казанышларымны да югары бәяләп, кандидатурамны Электрон Мактау тактасына тәкъдим итте. Бу минем өчен искиткеч зур дәрәҗә. Кешенең үз хезмәтенә карата горурлык хисен уята торган вакыйга бу. Мондый танылу артында зур кешеләр командасы тора. 

— Сезнең күңелегезне тулысынча чагылдырган бер җырны сайларга туры килсә, ул кайсы җыр булыр иде?

— Гасырлар тирәнлегеннән килгән җырлар күп, әмма үз асылымны мин Вячеслав Добрынинның «Льется музыка» җырында күрәм. Музыка — ул минем тормышым, ә бу җыр шул халәтне тулысынча җиткерә.

Андрей Малахов белән

 

Куйган максатлар

 

— Алдагы иҗади максатларыгыз нинди?

— Киләчәктә Мәскәүдә, Кремль сәх-нәсендә җырларга хыялланам. Мин федераль каналларда чыгыш ясаганнан соң могҗизаларга ышана башладым. Зур дөнья мине көтә дип ышанам. Казанның «Пирамида» залында инде чыгыш ясадым, хәзер алга — югарырак биеклекләргә карарга кирәк.

— Эдуард, иҗат юлын яңа башлаучыларга нәрсә теләр идегез?

— Беркайчан да курыкмагыз. Сезнең эчегездә ут дөрли икән, халыкка игелек һәм матурлык китерәсез икән — алга барыгыз. Минем исә гомеремнең илле елы — ул бары тик башы гына. Алда яңа җырлар һәм олы сәхнәләр көтә!


Нет комментариев