Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев ял көннәрендә исерек йөртүчеләрне ачыклау максатыннан төнге рейдларга чыгучы ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен уңай бәяләде.
Бу хакта ул узган атнада район юлларындагы оператив хәлгә багышланган аппарат киңәшмәсендә сөйләде.
Камил Нәҗмиев әйтүенчә, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Казаннан кайтып килгәндә ул Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә юл-патруль хезмәте экипажын очраткан. Инспекторлар ял көннәрендә дә юлларда иминлекне саклау, исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау буенча эш алып барган.
«Ял көннәрендә хезмәткәрләребезнең эшләве миңа бик ошады. Бу эшне шулай дәвам итәргә кирәк, безнең башка юлыбыз юк», – дип ассызыклады район башлыгы.
Киңәшмәдә китерелгән мәгълүматларга караганда, узган атнада Тукай районы юлларында җиде юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның алтысында бары тик матди зыян гына килгән. Ә бер һәлакәттә исә кешеләр дә имгәнгән.
Шулай ук бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 19 йөртүчене җаваплылыкка тарткан.
Нет комментариев