Бүген, 17 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Шулай ук томан төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы 0дән −5 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә −2дән +2 градуска кадәр булачак.
Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга кирәк.
Нет комментариев