Һөҗүмче Илья Сафонов Төньяк Америкадан кайткач, Казанның «Ак Барс» командасы составында кабат бозга чыкты. Хоккейчы үзенең профессиональ карьерасы башланган командага әйләнеп кайтуына шат булуын белдерде. Хәзер ул клубка КХЛның төп трофее — Гагарин Кубогын яуларга ярдәм итәргә тели.
17 ноябрьдә Сафонов Мәскәүнең «Динамо» командасына каршы өйдәге матчта уйнады. Очрашу казанлыларның җиңелүе белән тәмамланды. Исәп – 2:4. Уеннан соң һөҗүмче мондагы вакыт аермасына ияләшү һәм элекке уен ритмына кайту өчен бераз вакыт кирәклеген әйтте. Ул алдагы матчта нәтиҗәлерәк уйнарга өметләнә.
Хәзер «Ак Барс» чемпионатның катлаулы чорын кичерә. Әнвәр Гатиятулин җитәкчелегендәге команда 29 уеннан соң 28 очко җыйган һәм КХЛның Көнчыгыш конференциясендә тугызынчы урында бара. Соңгы биш очрашуда казанлылар ике җиңү яулады: «Торпедо»ны — 5:2, «Салават Юлаев»ны 4:1 исәбе белән отты. Калган өч матчта исә җиңелде.
Авырлыкларга карамастан, Сафоновның кәефе яхшы. Ул Төньяк Америкада чыгыш ясау тәҗрибәсенә артык игътибар бирмәвен, бар көчен хәзерге уеннарга юнәлтергә теләвен әйтте. Һөҗүмченең төп максаты — Гагарин Кубогын яулау. Соңгы ике финалда казанлыларга Кубокны оту насыйп булмады.
Казан командасы чираттагы матчын 19 ноябрьдә үз бозында Мәскәүнең «Спартак» клубына каршы үткәрә.
Фото: «Ак Барс» ХК сайты
Нет комментариев