Татарстан халкы юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 290 млн сум штраф түләгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстан халкы юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 290 млн сум штраф түләгән

Татарстанда 2026 елның ун аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларның 290 млн сумы түләттерелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 млн сумга күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматлар Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе һәм республика Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә яңгыраган. Анда ике ведомствоның уртак эш нәтиҗәләре турында сөйләшкәннәр.

Идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, штрафларны вакытында түләттерү юлларда иминлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Аның сүзләренчә, күп очракта штрафларын даими түләмәүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен дә еш бозучылар исемлегендә тора.

Хисап чорында ике ведомство хезмәткәрләре бергәләп 167 рейд үткәргән. Нәтиҗәдә, алимент, кредит һәм салым буенча бурычлары булган кешеләрнең бер өлеше 23,2 млн сумлык бурычын урында ук каплаган. Бурычларын түли алмаганнарның автомобильләренә арест салынган һәм алар махсус урынга озатылган. Алга таба әлеге транспорт чаралары бурычны каплау максатында сатылырга мөмкин.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев