2027 елдан «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга миллион сум гаризасыз түләнәчәк
җәмгыять

2027 елдан «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга миллион сум гаризасыз түләнәчәк

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәмне билгеләү тәртибе үзгәрәчәк.

Хәзер акчаны алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, яңа елдан түләү Россия Социаль фонды аша автомат рәвештә башкарылачак. Аның күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Герой-ана» исеме ун һәм аннан күбрәк бала табып үстергән хатын-кызларга бирелә. Хәзерге вакытта бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен төбәкнең социаль яклау органнарына һәм Хезмәт министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яңа тәртип гамәлгә кергәч, күпбалалы аналарга кирәкле белешмәләр җыярга һәм гариза тапшырырга туры килмәячәк. Барлык мәгълүматны тиешле ведомстволар Социаль фондка үзләре тапшырачак.

Мондый алым дәүләт ярдәмен алуны җиңеләйтәчәк. Шулай ук түләү турында белмәү яки документлар рәсмиләштерүдә кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, тиешле акчаны алмый калган очракларны киметергә ярдәм итәчәк.

Фото: «Татар-информ»

 


Нет комментариев