Татарстанда кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә: 19 ноябрьгә һава торышы
Яңалыклар

Татарстанда кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә: 19 ноябрьгә һава торышы

19 ноябрьдә Татарстанда кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, кайбер районнарда бозлавык һәм кыска вакытлы буран булырга мөмкин.

Көн дәвамында болытлы һава торышы сакланачак. Кар һәм юеш кар явачак, соңрак ул яңгырга әйләнәчәк. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0…–5 градус булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+3 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.


Нет комментариев