Чаллыда 17 яшьлек студент интернеттагы танышу сайтында мошенниклар тозагына эләккән. Театрга билет сатып алырга теләгән егетнең банк картасыннан 36 мең сум акча урланган.
Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең «Комсомол» полиция бүлегенә зыян күрүченең әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Аларның улы — техник көллият студенты — интернет аша танышкан кыз тәкъдиме аркасында акчасыннан колак каккан.
Башта яшьләр танышу сайтында аралашкан, соңрак очрашырга булган. Кыз егеткә театрга барырга тәкъдим иткән һәм билетлар сатып алу өчен сылтама җибәргән. Студент әлеге сылтама аша билетлар алмакчы булган. Түләү барып чыкмаган дип уйлаган егет операцияне берничә тапкыр кабатлаган. Нәтиҗәдә аның счетыннан 36 мең сум акча алынган.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьтә катнашучыларны ачыклау һәм тоткарлау буенча эзләү чаралары үткәрә.
Нет комментариев