Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә
җәмгыять

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә

20 ноябрьгә каршы төндә, шулай ук иртән һәм көндез Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә. Республикада урыны белән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында саклык чараларын үтәргә чакыра. Аерым алганда, реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында торудан сакланырга кирәк.

Урамда һәм юлларда йөргәндә игътибарлы булу, балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Шулай ук өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев