20 ноябрьдә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

20 ноябрьдә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 20 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы сакланачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исәчәк, тизлеге секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең көчәюе секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -1дән +2 градуска кадәр булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1…+5 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Шоферларга һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча сак булырга, һава шартларының начараюын исәпкә алырга кирәк.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев