Иске Дөреш авылында яңа мунча тулысынча янып беткән
җәмгыять

Иске Дөреш авылында яңа мунча тулысынча янып беткән

18 ноябрь кичендә Иске Дөреш авылының Карл Маркс урамында бер катлы каркаслы мунчада зур янгын чыккан. Ут 2023 елда төзелгән 51 квадрат метрлы корылманы тулысынча юк иткән.

Янгын турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр 20:38 сәгатьтә килгән. 8,5х6 метрлы, металл түбәле, агач тактадан эшләнгән мунча газлаштырылмаган, электр энергиясе ярдәмендә җылытылган булган.

Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Эльвира Краснова хәбәр иткәнчә, янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. 1996 елда туган хуҗаның милке иминиятләштерелмәгән булган.

Фото: Эльвира Краснова

 


Нет комментариев