Тукай районында 21 ноябрьдә «Тоннель» рейды узачак
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында 21 ноябрьдә «Тоннель» рейды узачак

21 ноябрьдә Тукай районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Тоннель» оператив-профилактик чарасын үткәрәчәк.

Рейдның төп максаты — транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра һәм исерек килеш руль артына утыруның юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыруын искәртә.


Нет комментариев