“Кешеләр сәламәт булсын”: Самат Фәхриевнең зур теләге
җәмгыять

“Кешеләр сәламәт булсын”: Самат Фәхриевнең зур теләге

Икенче сыйныфта укучы Самат Фәхриев сәхнәдә үзен иркен тота, конкурсларда җиңү яулый һәм район халкына таныла. Күптән түгел аның бер хыялы тормышка ашты — Самат район башлыгы Камил Нәҗмиев белән очрашты.

2 сыйныф укучысы гына булуына карамастан, Самат Фәхриевның исемен Тукай районында еш ишетергә туры килә.  Районыбызның Новый поселогыннан ул. Конкурсларда алдынгылыкны бирмәүче, шул исәптән "Якты юл" газетасы үздырган "Тукай оныклары" бәйгесе җиңүчесе булган бу кечкенә егет районның юбилей концертын да зур осталык белән алып барды.

Шундый актив һәм тырыш булганы өчен Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев аңа игътибар иткән һәм үзенә кунакка дәшкән. Очрашу барышында Самат район башлыгы белән якыннан танышу, аның эш көне һәм җитәкче вазифалары турында күбрәк белү мөмкинлегенә ия булды.

Алай гына да түгел, Самат район башлыгының эш креслосына утырып карады. “Кешеләр сәламәт булсын” дип үзенең теләген, (ә бәлки хыялын) җиткерде кечкенә “җитәкче”.


Нет комментариев