Татарстанның 20 муниципаль районында котыру чире таралу сәбәпле карантин чаралары гамәлдә. Республикада ел башыннан бирле әлеге авыруның 34 очрагы теркәлгән. Моннан тыш, мөгезле эре терлек арасында бруцеллезның өч учагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Бруцеллез учаклары Әлмәт, Яшел Үзән һәм Бөгелмә районнарында теркәлгән. Авыру терлекләр белән элемтәдә булган якынча 20 кеше медицина күзәтүенә алынган. Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре әлегә тискәре.
Белгечләр йорт хайваннарын вакытында вакцинацияләргә, ә хуҗасыз хайваннарга якын килмәскә киңәш итә. Хайван тешләгән яки аның селәгәе белән контакт булган очракта, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ветеринария хезмәте белгечләре терлекләрне ветеринария документлары белән генә сатып алырга, аларны мәҗбүри карантинда тотарга һәм биологик куркынычсызлык таләпләрен үтәргә чакыра.
Нет комментариев